Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Ильмира Нәгыймова: «Бу көннәрдә миңа сүз әйтергә ярамый»

«Күзләрдән елга булып яшь ага», - ди ул.

Татар эстрадасының популяр җырчысы әйбәт психотерапевт сорап язылучыларына мөрәҗәгать итте. «Кайвакыт үземне үлем хәлендәге кебек тоям. Бер энергиям юк. Паник атакалардан дәваланып бетмәдем, янәдән  шул ук халәт. Бу көннәрдә миңа сүз әйтергә ярамый, юк кына сүздән дә елап җибәрәм. Табиблар дарулар язып бирде, бер ай дәваландым. Әмма гел даруда да утырасы килми. Бәлки, ансыз булдыра да алмыймдыр. Йокларга яткач та тәнем үзеннән-үзе селкенә башлый, тын кысыла.

Аннан еларга тотынам, әйтерсең күзләрдән яшьләр елга кебек ага. Әгәр миңа көндәлек тормышта: «Ела», –  дип әйтсәләр, елап утыра алмыйм. Ә менә бу халәттә, теләсә кайсы төрек сериалында уйный алам. Бераз юмор кыстырам әле, монысы яхшы. Күпләр паник атакалар пандемиядән соң башланды ди. Мине дә бу авыру бер ел элек борчый башлады. Дуслар, үзегезне, нерваларыгызны саклагыз», – ди җырчы.

 Шушы көннәрдә җырчы чишмә суында коенды. Башта куркып торды. Аңа ярдәмгә бер әби килде. «Беренче тапкыр салкын суга кергәндә башыңны тыгып ал, чакраң ачыла. Аннары рәхәт була. Мин берничә ел шулай йөрим», – диде ул. Чыннан да аның киңәше Илмирага ярдәм итте. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Руслан КИРАМУТДИНОВ Ильмира НАГИМОВА