Ильмира Нәгыймова егете белән ялда (фото)
«Без 2,5 ел бергә», – дип хәбәр итте ул язылучыларына.
Ильмира Нәгыймова яңа программасы белән Татарстанның кайбер район-шәһәрләрендә чыгыш ясаганнан соң, үзе әйтүенчә, лаеклы ялга китте.
Җырчы кичә ялдагы фотолары белән социаль челтәрләрдәге язылучылары белән бүлеште. Бер фотода ул егет белән төшкән.
«Йөзен күрсәтмим. 2,5 ел бергә. Бәхет тынычлыкны ярата», – дип язган.
Ильмира Нәгыймова бер тапшыруда икенче тапкыр кияүгә чыксам да, фотоларны күрсәтмим, бу хакта сөйләмим диде. Һәркем бәхетле булырга хокуклы, Ильмирага да гаилә бәхете елмайсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев