Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ильмира Нәгыймова: «Ярты ел эчендә өч тапкыр тәкъдим ясадылар»

«Бер дә белмәгән кеше шаккаттырды», - ди җырчы.

"Сер итеп кенә" тапшыруында җырчы Ильмира Нәгыймовага шәхси тормышы турында кызыклы сораулар биргәннәр.

- Син хәзер ирекле, шул ук вакытта чибәр, акыллысың, спорт белән дә шөгыльләнәсең. Ирләр күзлегеннән караганда, син бик тә матур ханым. Сиңа язучы, бүләк бирүче, ниндидер тәкъдим ясаучылар бармы? 

-Мин хәтта күз алдыма да китермәгән идем - ярты ел эчендә мине инде 3 тапкыр кияүгә чакырдылар,  - ди Ильмира. - Алар мине белмиләр, ә килеп кияүгә чыгарга тәкъдим итәләр. Алар мине җырчы буларак кына белүчеләр. Алар җырчы Ильмира Нәгыймовага гашыйк, ә үземнең нинди икәнемне белмиләр. Болай үзем "нормальный" кеше инде (көлә). Әмма әлегә кияүгә чыгу юк.

Аннан, бер дә белмәгән кеше: "Әйдә Казанга күч, мин сина фатир бүләк итәм. Кил, күч кенә, кайчан күчәсең?"- дип әйтүе шаккаттырды, - дип сөйләгән җырчы. Бу хакта https://omet-rb.com хәбәр итә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

1

0

1

1

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев