Ильмира Нәгыймова кияүгә чыга?!
Ул Балида кәләшнең чәчәк бәйләмен тоткан.
Татар эстрадасының популяр җырчысы Ильмира Нәгыймова ялда. Бу юлы ул Балига дусты, җырчы Гөлназ Сираева белән китте.
Гөлназ шунда дустының туена барган. Ильмира да дустына ияргән. Кәләш букетын тотып алган.
- Мин гомумән бу туйда булырга тиеш түгел идем. Диңгездән чыктым да, бизәнмичә дә дустым белән шунда бардым. Букет минеке! Язмыш бу! Кем син минем сөйгән ярым?… - ди ул үзенең социаль челтәрдәге битендә.
Дусты Гөлназ аңа: «Менә везунчик! Айның 6нчы көнендә туган кешеләр, шундый була», – дип комментарий язган.
Фото Ильмира Нәгыймованың телеграмм каналыннан алынды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев