Ильмира Нәгыймованың энесен һәлак дип таныганнар
Шоу-бизнес

Ильмира Нәгыймованың энесен һәлак дип таныганнар

Бу хакта җырчы үзе социаль челтәрләрдә язды.

Ильмира Нәгыймованың бертуган энесе Айнур махсус операциядә һәлак булган иде. Аны әле бу көннәрдә генә һәлак дип таныганнар. Бу хакта җырчы үзе социаль челтәрләрдә язды.

«Кичә суд булды. Энем буенча… Үлеменең шартларын укыганда, йөрәгем чыгып китә язды. Әти белән икәүләп елап беттек. Машиналарына 3 дрон төшкән… Бер елдан соң, кичә генә аны рәсми рәвештә үлгән дип таныдылар», – ди ул.

Җырчы бертуган энесе истәлегенә җыр да яздырган иде. Әле шушы көннәрдә генә язган өр-яңа җырын да артист якын кешесенә багышлаган. «Шушы рилсны кичә генә төшердем, шуңа елап беттем. Җырлаганда, энем күз алдында иде», – дип яза Ильмира.


Нет комментариев