Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илмира Нәгыймова гаиләсендә олы кайгы

Популяр җырчы, автор-башкаручы Илмира Нәгыймова хастаханәдә ятып чыкты. Ул күзенә операция ясатты.

Әлеге медицина учреждениесенә килгәч,  ул  бер савыттагы күзлекләргә игътибар иткән. «Операциядән соң кешеләр күзлекләрен калдырып китәләр», – дип үзенең фикерен җиткерде. Җырчыны Казандагы операциягә дусты, җырчы Гөлназ Сираева алып барган.

Операция уңышлы узсын, тик Илмира Казаннан Чаллыга кайтып барганда кайгылы хәбәр ишеткән. Аның абыйсы үлгән. Без Илмира Нәгыймова белән элемтәгә чыктык.

– Бертуган абыем Динар үлде. Аңа нибары 36 яшь иде. Коронавирус чире аны да аямады. Без хәзер өчәү генә калдык. 14 ел элек апабыз Лилия дә якты дөньядан китеп барган иде. Бертуганнар белән бергә булырга язсын, – дип сөйләде безгә Илмира Нәгыймова.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы