Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илмира Нәгыймова ялда

Бу юлы кайда?

Популяр җырчы Илмира Нәгыймова ире Руслан Кираметдинов белән аерылышкач, иҗатын активлаштырды. «Бу хәлләр мине чыныктырды», - ди ул матбугат чаралары вәкилләренә. Ул тамашачыларын матур җырлары белән сөендерә, клиплар төшерә. Көзгә Чаллыда үзенең концертын үткәрергә җыена. Моңа әзерлек башланды инде.

Илмира  гәүдәсе гел шулай матур булсын өчен фитнес залга йөри. Дөрес итеп ял итәргә тырыша. Сочига иҗади комнадировкага баргач, диңгез буенда ял итеп кайткан иде. Хәзер балалары белән Ижминводыда ял итә. Биредә аның  төп таянычлары: әти-әнисе яши. Яраткан җырчыбыз рәхәтләнеп ял итеп, иҗатка дәрт алып кайтсын.

Фотолар шәхси архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабан туе артистлар концерт тамаша шоу