Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
Шоу-бизнес

Илнур Гомәров: «Улларымны җаваплы итеп тәрбиялибез»

Илнур Гомәров: «Улларымны җаваплы итеп тәрбиялибез»

Шәһәребезнең танылган алып баручысы Илнур Гомәров гаиләсендә ике малай үсә. «Алма агачыннан ерак тәгәрәми» диләр, Туфан белән Рифат әтиләре укыган 21нче гомуми белем һәм 2нче музыка мәктәбендә гел бишле билгеләренә генә укыйлар. Татарча шигырьләр сөйләп, җырлап республика, илкүләм һәм хәтта халыкара бәйгеләрдә призлы урыннар яулыйлар. Спорт ярышларында да сынатмыйлар. Әтиләренең остазы Владислав Лычак классында баянда уйнарга өйрәнәләр. Татарча дуэт җырлыйлар.

«Без улларыбызны җаваплы булырга өйрәтәбез. Алар да яшьтәшләре кебек  телефонда да утыралар, сирәк булса да урамнан сугышып кергән чаклары да була. Без аларны «тепличный» балалар итеп үстермибез. Аларны «Чын ирләрчә аз сөйләгез, күп эшләгез», –  дип тәрбиялибез. Аллаһка шөкер, улларыбыз йөзебезгә кызыллык китермиләр», – диде бәхетле әти.  

 

Фото шәхси архивтан   

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев