Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

ИлСаф: «Көз уртасы октябрьдә кеше булыр микән дидем»

Җырчы «Шәһри Чаллыдан - Пятачок» кичәсеннән соң хис-кичерешләре белән уртаклашты.

"Шәһри Чаллы"дан - Пятачок"та халык артистлары да катнаша башлады. Узганында Татарстанның халык артисты, шәһәр Советы депутаты Виталий Агапов килгән булса, бу юлы Казаннан ИлСаф катнашты. Быелгы  җылы көздә, әбиләр чуагында һичшиксез ИлСафны күрәсе килде тамашачының. Бик җылы каршы алдылар аны. ИлСаф үзе бераз шок хәлендә иде.

"Шаккаткыч нәрсә бу! Пятачокка чакыргач та, көз уртасы октябрьдә кеше булыр микән дип икеләндем. Болай ук булыр дип башыма да килмәде. Безнең яшь чактагы җыеннар бит бу. Монда килгән меңләгән кешенең яшьлек елларын искә алырдай итеп шундый зур чара оештырасыз. Рәхмәт сезгә",- дип уртаклашты җырчы сәхнә артында. 

Ике-өч җыр гына җырлармын дип килсә дә, тамашачы тиз генә җибәрмәде үзен, дүртне җырлатты. «Кайталар инде кыр казлары», «Никахсыз сөю» җырларын әле ишетәсе килеп калды. Аллаһ боерса, Чаллыда куячак концертларында тыңларбыз. 

Икенче көнне шалтыратып хәлләрен белештек ИлСаф әфәнденең. Килгәндә Чаллыга керү юлында зур гына пробкага эләгеп кәефе төшкән иде кебек. «Ә кайтканда бик җайлы һәм тиз кайттым. «Пятачок» бик мощный булды. Кем әйтмешли, киләсе очрашуларга кадәр!» – диде җырчы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

5

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев