Илсөя Бәдретдинова бала тудыру йортына барды
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова бала тудыру йортына барды

Әллә әби булганмы?

Аның төркемендәге җырчы Илнур Коләхмәтов белән хатыны Айгөл өченче тапкыр әти-әни булганнар.

Коләхмәтовлар гаиләсенең шатлыгын уртаклашырга, сабыйны каршы алырга Илсөя Бәдретдинова һәм аның концерт директоры  Гүзәл Кәрамиева да барды. 

«Илнур Коләхмәтовның өченче малае балалар тудыру йортыннан чыга», – ди Илсөя Бәдретдинова. «Хәзер Айгөлгә дүрт малай карарга була инде, Илнурны да санаганда», – ди Гүзәл Кәрамиева. «Юк, Илнур үзе ун малай ул», – дип өсти  Илсөя.

Сабыйга «Риназ» дип исем кушканнар. «Матур дөньяга рәхим ит, Коләхмәтов Риназ Илнур улы. Бәхетле әти-әни булыгыз! Өч бөркетегез горурлыгыгыз булсын!», – дигән җырчы.
Фото: социаль челтәрләрдән.

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


сабан туе артистлар концерт тамаша шоу Илсөя Бәдретдинова бала ана капиталы

Нет комментариев