Җырчы тормышындагы яңалыклары турында да сөйләде.
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Чаллыда 10 көнлек гастрольләрен башлап җибәрде. Җырчының «Мин – хатын-кыз» дип исемләнгән яңа программасын карарга тамашачылар зал тутырып килгән иде. Алар арасында яшьләрнең һәм төрле милләт вәкилләренең күплеге хөрмәткә лаек: Илсөя үзенең матур иҗаты, тырышлыгы һәм көчле командасы белән тамашачыларда татар җырына мәхәббәт уята алды.
Сүз уңаеннан, җырчы Чаллы тамашачысына рәхмәтле. «Тормышымда, иҗатымда төрле хәлләр булды. Сез һәрвакыт янәшәмдә булдыгыз. 24 ел буена минем белән булганыгыз, мине бу дәрәҗәгә җиткергәнегез өчен рәхмәт, Чаллы тамашачым», – диде ул.
Җырчы программасын иҗатындагы яңалыклар белән бергә үреп барды. Әйтик, Илсөянең концертын караган кешеләр, аны чит илләргә гастрольләргә чакырганнар. Бу табигый да: Илсөянең җырларының эчтәлегенә туры килерлек образлары, биюләр, ут, музыка, сәхнә бизәлеше, лазер – барсы да сәнгать әсәре. Затлы сәхнә уртасындагы матур күлмәкләрдәге җырчыны кабат-кабат тыңлыйсы килеп тора. Дәртле җырларга кушылып биючеләр дә күп булды. Мин барган көнне җырчыга чират торып чәчәкләр, бүләкләр бирделәр.
Рус кызы Светлана Карпова Илсөя концертына Түбән Камадан килгән: «Татар телен белмим, әмма Илсөя Бәдретдинованың концертларын калдырмыйм. Матур программаны карап ел буена җитәрлек энергетика, илһам алып китәсең. Аның концерты бер сулышта уза», – диде ул.
«Илсөя концертына килми калмыйм. Ул тамашачы белән дустанә мөнәсәбәт урнаштырып, концертын рәхәт итеп алып бара. Репертуарын эчтәлекле җырлар белән баета. Араларында кәефләрне күтәрә торган дәртле, җиңел җырлар да, уйланырга мәҗбүр итә торганнары да бар. Ул эшен тулысынча бирелеп, яратып башкара. Җырларын йөрәге аша үткәрә. Шуңа яратабыз да», – диде инсульт кичергән Әлфинур ханым Сәхәпова.
Җырчы йөрәген тырмап торган яңалыгы белән дә уртаклашты. Тиздән аның ул армиягә китә. Хәрби бурычын үтәп, исән-сау кайтып әнисенең таянычы булып яшәргә язсын үзенә.
Илсөянең җырларында фәлсәфи темалар күтәрүе дә игътибарга лаек. «Мин хатын-кыз», «Ялган дөнья» җырлары шундыйлардан. «Торып бас!», «Бервакыт кына» җырлары халык гадәттәгечә көчле алкышлады.

Илсөя командасындагы башка милләт вәкилләрен дә татарча сөйләргә, җырларга өйрәткән. Африкадан килгән Джо бу юлы «Сагыну» җырын җырларды. «Уңга карасам да юк, сулга карасам да юк» дигәндә «ң» авазын да ачык итеп, дөрес әйтте ул.
Илсөя белән Илнур Коләхмәтовның дуэты да матур килеп чыкты. Баянчы Илшатның үзе уйнап җырлавы да рәхәтлек бирде. Кыскасы, Илсөянең яңа программасын Чаллы тамашачасы яратты.
Екатерина Кнопикова фотолары
Нет комментариев