Илсөя Бәдретдинова могҗиза белән исән калган
827
0
Озак вакыт ясалма сулыш аппаратында яткан.
Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова сабый чакта могҗиза белән исән калуын сөйләгән. Бу хакта җырчы социаль челтәрләрдә видео элгән.
«8 айдан 1 800 г авырлыкта ике үпкәмдә дә начар чир белән туганмын. Бик озак вакыт ясалма сулау аппаратында ятканмын. Әнигә кичтән ике табиб кереп: «Гөлсинә апа, син тынычлан, елама, кызың мөстәкыйль рәвештә сулый алмый, суламаячак та, аппараттан өзәбез, син әкрен генә өеңә кайт, бүгеннән дә калмас кызың», – дип әйттеләр, дип сөйли иде. Балага спирт тиз сеңә дип, әни әтинең самогонын җылытып, шуңа төреп, юрган белән каплаган да урамга чыгып йөгергән. Әни: «6 сәгать буе өйгә керә алмадым. Бишегең яныңа утырып, кызым бәхил бул, очрашканчыга кадәр дип сөйләнә-сөйләнә юрганыңны ачсам, кычкырып ашарга сорап ятасың», — дип сөйләгән әнисе. «Баштан ук нормально башланмаган инде», — ди Илсөя уенын-чынын бергә кушып.
Редакциядән: Хөрмәтле газета укучыларыбыз, бу ысулны сынап, кабатлап карый күрмәгез. Бүгенге көндә медицинабыз бик көчле. Нинди генә авыруга юлыксагыз да иң элек табиблар белән киңәшләшү мөһим.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев