Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдиновага Екатеринбургта тәмле бүләк биргәннәр

Биредә җырчы ике көн рәттән концерт куйды.

ТР атказанган артисты бу көннәрдә концертлары белән Екатеринбург каласы татарларын куандырды. Биредә җырчы ике көн рәттән, 24-25 февральләрдә, чыгыш ясады.

Зал тутырып килгән тамашачылар үзләре дә яраткан артистларын чәчәк бәйләмнәренә, бүләкләргә күмде. Аларның берсе, өлкән яшьләрдәге әби, Илсөягә тәмле күчтәнәч бүләк итте. “Менә сезгә торт пешердем, кибетнекен”, - дип көлдертте башта шаян әби. “Изге шәгъбан аенда бергәләп утырып, чәй эчәрсез. (...) Үзеңә Аллаһ хәләл җефет насыйп итсен. Гел шулай телим”, - дип сүзен йомгаклады ул. 

Киләсе концертларын инде Илсөя Төмән, Сургут калаларында үткәрергә җыена. Аннары җырчы кабат Чаллыга киләчәк. Биредә ул иҗат коллективы белән 6 көн рәттән чыгыш ясаячак.

фотоскрин: Гүзәл Кәрәмиеваның аккаунтыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев