Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинованың концерт директоры: «Тагын кемнең концерты шулай башлана?»

Җырчының беренче чыгышыннан соң ук бар зал басып кул чапкан.

Бу көннәрдә Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова Уфада концертлар куя. Шунысы истәлекле, беренче чыгышыннан соң ук "Яшьләр сарае"ның 1 100 тамашачысы аны торып басып алкышлый. Бу хакта социаль челтәрләрдә Илсөянең концерт директоры Гүзәл Кәрамиева хәбәр итә. 

«Ядкәровна әйтмешли, җырчы өчен абсолют бәхет шушы була инде. Тагын кемнең концерты шулай башлана? Беренче җырдан соң ук басып кул чабалар. Монда бернәрсә дә аңлатып торырга кирәк түгел дип уйлыйм. Бу – чын мәгънәсендә халык мәхәббәте», – дип хис-кичерешләре белән уртаклаша ул. 

Ул тагын җырчыны туган көне белән котлап бирелгән чәчәкләр, бүләкләрне дә күрсәткән. Аларны бер урынга сыйдыра алмагач, түгәрәккә тезеп куйганнар.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес