Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Илсөя Бәдретдинова: "Алып килегез балаларыгызны концертларга!"

Җырчы Илсөя Бәдретдинова (ilsiiabadretdinova) үз фикерләре белән бүлешә.

- Бәләкәй чакта авылга концерт килгәндә, мине дә алып баралар иде... «Әбинең алып каласы килмәгәндер дә инде, әти белән әнигә ияртеп җибәрә торган булгандыр», – дип уйлый идем элек. Чөнки мин гел йөгереп йөри идем шунда... Мешать итеп. Биииик матур күлмәк киеп чыксалар гына туктап карап тора идем... «Бу моны каян алган икән? Аннары кемгә бирә микән?» – дип. Ә хәзер аңлыйм. Әби акыллыыыы иде... Үзе дә миннән ял итүе бер нәрсә, ә менә баланың күңелендә татар теленә, татар җырына, концертларга мәхәббәт уяту уйланылган гамәл булган икән! Чөнки бала, теләсә-теләмәсә дә, җыр сүзләрен, артист апа-абыйларның әйткәннәрен, бию хәрәкәтләрен сеңдерә ул. Алып килегез балаларыгызны концертларга! - дип яза җырчы.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы

2
X