Илсөя Бәдретдинова: «Миңа тамашачыларның күзен күрергә кирәк»
«Илсөя, син сәхнә өчен яратылган бала, син халыкчан, гади, син чын, шуңа күрә сине кечесе дә, олысы да хөрмәт итә», - ди җырчының концерт директоры Гүзәл Карамиева.
Популяр җырчы, Татарстанның атказанган артисты Илсөя Бәдретдинова унбер көн Казанның «Уникс» сәхнәсендә гөрләтеп концерт куйды да, бандасы белән Себер якларына китте. Башкаладага концертларыннан соң аның концерт директоры Гүзәл Карамиева социаль челтәрләрендә үзенең тәэсирләре белән уртаклашты
– Казан!!! Унбер көн!!! Чынлап та, кем уйлаган гап-гади авыл кызы шуның хәтле тамашачы җыеп, күзенә каратып тотар дип. Тамашачының сәхнәдән Илсөяне җибәрәсе килмәве, ирексездән күзләргә яшь килә, тамак төбенә төер утыра... Бу халәт әле бик озакка барачак... Бу халәт артында күпме йокысыз төннәр, тырышлык. «Ял ит, Илсөя», – дигән сүзгә Илсөянең җавабы: «Миңа бүген кирәк, Гүзәл», – дигән сүзне генә ишетәм. Иртәгә эшләрмен әле, сүзен Илсөядән мәңге ишетмәссең. Илсөя, син зур хәрефтән маладис! Син сәхнә өчен яратылган бала, син халыкчан, гади, син чын, шуңа күрә сине кечесе дә, олысы да хөрмәт итә. Синең сөйләм телеңә, креатив булуыңа, сәхнә киемнәреңнең эскизларына кадәр ясап утыруыңа таң калам мин.
Күпләр: « Егерме еллык юбилей концертын «Татнефть Арена»да үткәрегез», – диләр. Әлбәттә, мөмкин анда уздырырга. Оештыручыларның да тәкъдимнәре күп булды. Тамашачыларыбыз да җыелыр, ләкин Илсөянең моңа: «Миңа тамашачының күзен күрергә, алар белән бер дулкында булырга кирәк, аренада бу мөмкин түгел», – диде. Шуңа күрә, безнең өчен иң уңай зал әлегә «Уникс» концертлар залы...» – ди Гүзәл ханым социаль челтәрдә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев