Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Иркә ире Артурның ни белән шөгыльләнүен әйтте

«Аны концертларымда күрерсез», - диде ул.

Татарстанның атказанган артисты Иркә социаль челтәрдә шәхси тормышы һәм иҗаты турында сөйләде:

- Аллаһка шөкер, безнең хәлләр яхшы.  Балалар укырга китте. Мин социаль челтәрләрдә еш күренергә, фотога төшәргә дә яратмыйм. Миңа хайп кирәкми. Минем өчен әнием, гаиләм, балаларым, иҗатым мөһим. Мин фикерләремне концертларымда җырларым аша әйтәм. Быел ял итәргә дә бармадым. Җәй буе командам белән яңа концерт программасы төзедек. Ул бик  үзенчәлекле булачак. Аңа вакыт та, чыгымнар да күп китте, - диде ул.

Җырчының кызы Айсылу төркемнән киткән. 

"Уку йортын тәмамлагач һөнәре буенча эшләсен дигән карарга килдек", - ди ул.

Иркә ире Артурның (Артур мобилизация кысаларында махсус хәрби операциягә китеп, җитди яраланып кайтты. Катлаулы операция кичерде) хәле турында да сөйләде:

"Артур аз- маз спорт белән шөгыльләнә. Үзенә электросамокат сатып алды. Шуның белән йөри. Яңа һөнәр үзләштерде. Ул безнең белән гастрольләргә чыгачак. Артур тавыш режиссеры булып аппаратура артында утырачак. Концертларымда аны да күрерсез". 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: өлешчә мобилизация Шоубизнес МАХСУС хәрби операция Иркә Иркәнең ире Артур