Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Иркә: «Сәхнә костюмнарым төшеп калды»

Җырчы белән күңелсез хәл булган.

Башкортстанга концерт белән барганда җырчы Иркә белән күңелсез хәл булган. Машина багажнигы ачылып китеп, сәхнә костюмнары төшеп калган. 

«Казаннан ерак китмәгән идек әле. Машинабыз өстендәге багажник ачылып, костюмнарыбыз төшеп калган. Безне туктаттылар һәм киредән борылдык. Костюмнарны юл буена алып куярга тиешләр иде. Хәзер белдек бер машина шоферы алып киткән. Ул багажникта минем концертка киеп чыга торган костюмнар иде. Шул машина хуҗасын эзлибез», – дип язды җырчы социаль челтәрләрдә. 

Соңрак билгеле булганча җырчыга ЮХИДИ хезмәткәрләре булышлык иткән. 

«Костюмнар табылды. ГИБДД хезмәткәрләренә рәхмәт. Молодцы, егетләр. Киттек Башкортстанга», – дип язды Иркә. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

1

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев