Кадетларны аяз көнне яшен суккан
Шоу-бизнес

Кадетларны аяз көнне яшен суккан

Колумбиядә генерал Хосе Мария Кордове исемендәге хәрби академиядә 19 курсант яшен атып хастахәнәгә эләккән.

Бу хәл курсантлар кыр эшләренә чыккан вакытта булган. Аяз көнне яшен суккан, диләр бит, монда да бернинди явым-төшем булмаган вакытта яшен атып җибәргән. Каза күрүчеләр барысы да хәзерге вакытта табиб күзәтүе астында икән. Берсенең тәне нык пешкән, калганнары җиңелчә җәрәхәтләнгән, диелә. 

Фото: proprikol.ru
 

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Нет комментариев