Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Каен җиләген бакчада үстерә

Даими хәбәрчебез Җәүдәт Харисов һәм аның иптәше Инсия ханым бакчаларында каен җиләге үстерәләр.

– Биш-алты ел элек урманнан туфрагы белән мәтрүшкә алып кайтып утырттык. Шунда бер үсенте каен җиләге дә эләккән икән. Шуннан үрчеттек. Аны әлләни карасы юк, су гына сибәсе. Аннары эре җир җиләген дә шулай алып кайттып утырттык. Җиләкләрне, гомумән, бакчаны химия белән ашлауга каршы мин. Көз көне черегән тирес (перегной) кенә сибеп чыгам. Бер чыгуда 3 литр каен җиләге, 2 литр җир җиләге җыйдык менә.
Җиләкләр белән балаларны да, туганнарны да сыйладык, шикәр белән болгатып кышка кайнатма әзерләдек, катырып та куйдык, – дип сөйләде ул безгә. 

Инсия ханым Харисова җиләктән кайнатмалар әзерли. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев