Кайгылы булган
Автор башкаручы Ринас Әхмәтов гаиләсенә кайгы килде. Аның әтисе вафат булды.
“Әткәй шикәр чире белән чирләде. Икенче тапкыр инсульт кичергәннән соң, ике елга якын урын өстендә ятты. Өч-дүрт көн ашамады, эчмәде. Ә 11 июльдә сөйләшмәде, хәтта ишетмәде дә. 16 сәгать 15 минутта сәгатьтә мәңгелеккә күзләрен йомды. Әткәйгә 78 яшь иде. 25 ноябрьдә 79 яшь тулган булыр иде. Урыны оҗмахта булсын”, - диде Ринас. Җырчының тирән кайгысын уртаклашабыз, сабырлык телибез. Әтисенең урыны җәннәттә булсын.
Фото: gorodskoyportal.ru
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев