Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Казан егетләре солисты Айдар Әгъләмов: «Слово пацана» фильмындагы вакыйгалар миңа да таныш»

Җырчы үсмерчак хатирәләре белән уртаклашты.

"Үсмер чакта гаилә белән Чаллыга туганнарга Яңа ел каршыларга килдек. Гомумән Яңа ел каникулларында ел да  Чаллыга килә идек. Әти ягыннан туганнарыбыз бик күп Чаллыда. Берсендә энекәшләр белән Азатлыкка чыршы янына чыгып керергә булдык. Анда рәхәтләнеп тау шудык. Авыл балалары бит, безгә шул кызык. Икенче көнне дә барырга булдык. Подъезддан чыгып арка аша үткәндә бер унлап шәһәр егетләре килеп чыкты. "Кто будете? Из какого комплекса" ди болар. Без куркудан нәрсә дияргә дә белми туктап калдык. Миңа 16 яшь, энекәшләр тагын да бәләкәйрәк. Тегеләр тагын да ныграк "наезжать" итмәкче булып, "акчагыз бармы, тәмәке бармы?" дип якынлаша башладылар. Нәкъ фильмдагы кебек. Баш бетте дибез эчтән генә. Берсе белән сүзгә-сүз килә башладым! Теге егетләре каршында үзен күрсәтәсе килеп, куртка җиңеннән эләктереп алды мине! Мин озак уйлап тормыйча, китереп тарттым үзенә. Сүз көрәштерүдән нәтиҗә булмаячагын аңлап, чаптык, - ди җырчы. - Бүгенге көндә, яшьләр өчен, өстәмә белем бирү оешмалары, түгәрәкләр булу зур роль уйный. Аларга үз юлларын табар өчен бөтен  шартлар да бар. Яшьләрнең тәрбиясен фильга гына сылтап калдыру дөрес булмас".

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев