Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Казан егетләренең баяны югалган

Төркем Яңа ел алды маҗарасы белән уртаклашты.

Егетләр күпләргә яхшы таныш "5 минут" җырына клип төшергән. Ул социаль челтәрләр өчен.

"Шаян, Яңа ел рухында клип төшерегә булдык быел. Җыр күптән әзер иде. Уфада концерт куябыз да, клипка тотынабыз, дидек. Концерттан кире Казанга кайтып килгәндә кисәк баян юклыгы ачыкланды. Гармунчыбыз Илназ без машинага салган дип белгән, без ул алгандыр әле дидек. Шулай арып, талчыгып Казанга кайтып җиткәндә генә кире Уфага борылырга туры килде. Хәзер кайда барсак та иң беренче гармунны барлыйбыз,"- ди егетләр.

Казан егетләренең Яңа ел турында популяр җырлары бар инде. Шулай да легендар "5 минут" дигән рус җырының татарчасы да булырга тиеш дигән фикердә алар.

фото: "Казан егетләре" төркеменең шәхси архивыннан

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес