Җәйге яллар турында сагынып искә алырга гына калды. «Күңел» радиосының "Тәгәрмәч" тапшыруы алып баручысы Индира Сәлимгәрәевадан ялларны ничек үткәргәне турында кызыксындык.
«Тәгәрмәч» тапшыруы алып баручысы Индира Сәлимгәрәева:
- Ял көннәрен бик актив үткәрәм: июнь ае аспирантурадагы сессия белән узып китте, июльдә Татарстанның матур җирләрен, истәлекле урыннарын карап уздырдым. Кырым якларында ял иттем. Ялга килгәндә, анысы да бик үзенчәлекле булды: диңгездә, пляжда кызынып кына ятмыйбыз, Кырымда рәхәтләнеп истәлекле урыннарны карап, булган матурлыкка хозурланып йөрибез, - дип сөйләде ялы турында әңгәмәдәшебез.
Нет комментариев