Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхи музеена Әнгам Атнабайның энесе килгән

Тиздән 90 яшьлек юбилеен каршылаган бу Ил агасының шул кадәр җитез хәрәкәтле, яңгыратып сөйләвенә, бар нәрсәне дә белеп, хәтерли алуына таң калырсың.

Газетабыз битләрендә  яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхи турында яңа истәлекләр бастыруны дәвам итәбез. Киләсе саннарның берсендә Хәния ханымның сеңелесе Фирүзнең кызы Галия истәлекләре урын алачак. Галия – Хәния Фәрхинең яраткан сеңелесе. Ул апасының Тәтешледәге музеена халык, аеруча мәктәп укучыларының күп килүе турында горурланып сөйләде. Фирүзә исә кунакларны каршы алып, апасы турында һәрвакыт матур итеп сөйли:

– Районыбызны данлаган олуг шәхесебез,  шагыйрь, язучы, драматург Әнгам ага Атнабаевның туган авылы Күрдемнән булды музей кунакларыбыз. Күрдем авылы имамы, Әнгам Атнабаев премиясы лауреаты Атнабайның бер туган энесе Мәгъдән абый һәм Күрдем авыл Советы биләмәсе башлыгы Лариса Нисапова белән берлектә чираттагы эш сәфәре белән килгән алар.Тиздән 90 яшьлек юбилееын каршылаган бу Ил агасының шул кадәр җитез хәрәкәтле, яңгыратып сөйләвенә, бар нәрсәне дә белеп, хәтерли алуына таң калырсың. Өлкән яшьтә дә эш, авылым, – дип янып йөргән авылның тугры кешеләренә : «Әфарин» , – дип кенә әйтәсе килә.

Хәния Фәрхи күп еллар үзенең концертларында Әнгам аганың сүзләренә язылган,«Танып буе әрәмә», «Ромашкалар гашыйк, ромашкалар» җырын,«Безнең якта чыршылар күп» шигырьен һәм башка бик күп әсәрләрен җырлап, биек сәхнәләрдә халыкка җиткерде.Тәтешле район хакимияте, газиз тамашачы аны хөрмәтләп  2016 елда  Әнгам ага Атнабаевның премиясе белән бүләкләде. Күпме дан-шөһрәтләр алып данланса да, туган ягының бу бүләге аны бик шатландырды. Олы, хөрмәтле кунакларымны озатырга дип ишекне ачсам, берсеннән-берсе күркәм, матур 10нчы сыйныф укучылары да, Әнгам Атнабаев исемен йөрткән Күрдем авылы укучылары икән.Укытучылары Мортазина Н.С. класс җитәкчеләренә рәхмәт.  Акыллы, тәртипле, күзләрендә бераз сагышлы сорау булган укучыларга Хәния апалары турында сөйләве горурлык булса да, аның инде бу фани дөньяда юклыгын аларга аңлату җиңел түгел. «Кеше китә, җыры кала»,–  дигән акыллы әйтем бу очракта нәкь Кояшым хакында икәнен тагын исемә төшердем, – ди ул.

Фотолар шәхси архивтан алынды/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: хания фархи шоу бизнес