Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең абыйсының каберен кем тәртиптә тота?

Хәния ханымның сеңлесе тетрәндергеч хат язган.

Халкыбызның моңлы сандугачы Хәния Фәрхинең сеңелесе Фирүзә Ибәтуллина апасын бер минутка да исеннән чыгармый. Ул көн саен аның турындагы хәтирәләрен яңарта. «Изгелекнең юктыр чикләре. Эшкә барганчы аз гына вакыт калса интернет челтәренә керәм, якын, кадерле кешеләремнән иртәнге сәламнәр кабул итәм, сау-сәламәт икәннәренә шатланып җавап язам. Бүген исә , шундый хат юлларына тап булдым. «Фирүзә ханым, исәнмесез! Мин, Питрәчтән Валентина булам. Күңелегезгә авыр булса да язарга булдым инде... Юл өстендә генә абыегыз вафат булган урында чардуган бар. Шуны карап торырга дип, Хәния апа киткәч сүз бирдем. Менә быел да чистартып, буяп кайттым...», – дигән юлларны укып, андагы фотосурәтне күргәч бер мизгел газиз Тимергали абыемның вакытсыз арабыздан киткән 1992 елның фаҗигале көне күз алдымнан үтте.

Бер йодрык, бер оя булып, бер-беребез өчен җан атып яшәгән туганнарның, алты бөртек йөрәкнең берсе челпәрәмә килеп, калган 5 баланың җил -күкләр күтәрә алмаслык, берничек тә төзәтә алмаслык хәсрәтнең, хәсрәте, кара кайгы иде бу. (Моңа кадәр безнең гаиләгә кайгы җиле кагылганы юк иде.)

Тимергали абыебыз искиткеч туган җанлы,йомшак күңелле, зур йөрәкле туганыбыз иде. Аның өздереп гармунда уйнавы, тыныч, йомшак, бик тә моңлы тавышын купме еллар үтсә дә,  әле дә колагымда яңгырый. «Бәләкәчем», дип мине алдына утыртып сөяр, чәчләремнән сыйпар иде йөрәк пәрам. Ул бик халык җырларын ярата иде. «Рамай», «Арча», авыл көйләрен һәм дә моңлы җырчыбыз Фән агай Вәлиахмәтовның барлык җырларын да радиодан, зәңгәр экраннардан ишетеп гел генә өйрәнәр иде. Кояшым аны, Казан радиосына җырларга алып барырга тиешле атнада мәңгеллеккә китте... Абыем җан биргән урында Кояшым чардуган эшләтте. Кояшымның музеенда алты бер туганыма да фотоальбом эшләдек. Музейга кеше килмәгәндә вакытсыз, яшь киткән газизләремнең истәлекләрен барлыйм, үзем белгәннәремне укып дога кылам.  Мин чын йөрәгемнән, күкрәк читлегемнән чыккан изге теләкләремне Татарстанның Питрәч авылында яшәүче Валентина ханымга юллыйм. Ходай биргән гүзәл, матурлылыгызга, әти-әниегезнең тәрбиясе, акылы да өстәлеп, сезне күркәм җан итеп яраткан. Сезгә сау-сәләмәт, озын гомерләр, гаилә именлеге, сөю-сәгадәт, хезмәт уңышлары якын кешегезнең ярату, хөрмәтен телим. Безнең Кояшыбызның, газиз туганыбыз Тимергали абыебызның рухын нурлаган өчен, сезне Ходай Тәгалә тән сәләмәтлеге, җан тынычлыгы, бәхетле, якты киләчәк белән зурласын. Сезнең иминлегегез өчен җомга көнне дога кылган олы яшьтәге әнкәемнең теләкләре кабуллардан булсын. Тимергали абыемның мәңгелеккә китүенә 30 ел. Чардуганы бүген генә куйган кебек. Рәхмәт. Игелегегез үзегезгә меңе белән әйләнеп кайтсын», – дип хәбәр итте ул.

Фотолар шәхси архивтан алынды

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

4

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес ХәнияФәрхи