Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Хәния Фәрхинең яраткан сеңлесе бәйгедә җиңде

Яраткан җырчыбыз Хәния Фәрхинең яраткан сеңлесе – Фирүзә Ибәтуллинаның кызы Галиягә бүген 18 яшь тула. Ул үзенең туган көненә әти-әнисенә, картыена һәм барлык туганнарына бүләк әзерләде.

«Татарстан яңа гасыр» каналында бара торган «Җырлыйк әле» телевизион бәйгесендә җиңде. Хәния Фәрхи истәлегенә оештырылган бу чыгарылышта «Бәйрәм» ансамбле музыкантлары катнашты. Галиянең көндәшләре тәҗрибәле сәхнә осталары –  җырчы Фәннур Нәҗипов белән алып баручы, пародия остасы Мирхәт Гайсин иде. Апасы кебек матур җырлаучы кыз аларны җиңде. 

Галия Хәния Фәрхинең соңгы минутларында янында булган кешеләрнең берсе. Тиздән сайтыбызда һәм газета битләрендә кадерле апасы турында аның истәлекләрен урнаштырырбыз. Безне күзәтеп барыгыз.

Фотолар шәхси архивтан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: йолдызлар тормышы

2
X