Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Холкың турында чәчәкләр ни сөйли? (Тест)

Нинди чәчәк яратасың? Алар да синең сыйфатларың турында сөйли икән.

Сирень – хыялый һәм романтик. Хыяллар чынга ашучан, ышануыңнан туктама.

Пион – син матурлыкка, бай тормышка омтыласың.

Орхидея – сабырлык, нәзакатьлек. Кешеләр белән бик сайланып кына аралашасың.

Лалә – иң мөһим сыйфатың – гадилек. Син сәяхәт итәргә яратасың.

Гербера – синең кебек сабыр кеше бар микән ул?! Син бервакытта да эшеңне ярты юлда калдырмыйсың, ахыргача эшләп бетерәсең.

Канәфер – кызыксынучан, син берьюлы берничә эш белән мәшгуль була аласың.

Энҗе чәчәк – нечкә күңелле, яңалыкка омтылучан.

Ромашка – син кояшка тиң. Елмаюың, йомшак сүзләрең белән барысын да «җылыта» аласың.

Роза – хисләрең ташып тора. Син кешеләрдә яхшы сыйфатлар гына күрәсең.

Лилия – юлыңда нинди генә авырлыклар булса да, син аларны җиңәчәксең.

Сүз уңаеннан, чәчәкләр яратучы - Тукай районы Теләнче Тамак авылында яшәүче Гүзәл Мирҗанова турында монда язган идек. 

Фото: https://pixabay.com/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: тест