Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Композитор Зөфәр Хәйретдинов гаиләсенә кайгы килгән

Композиторның әбисе вафат.

Татарстанның халык артисты, композитор Зөфәр Хәйретдинов гаиләсенә кайгы килгән. Бүген аның  хатыны Зөһрә ханымның әнисе, Гөлбстан ханым фани дөнья белән хушлашкан. Бу хакта Зөфәр Хәйретдинов үзенең социаль челтәрләрдәге битендә хәбәр итте.

«Әбиебез Аллаһ хозурына китте», – дип язды ул. 

Композиторның әбисенә быел 90 яшь тулган. Туган көнендә ул үзен истәлеккә видеога төшергән киявенә: «Тигез яшәгез, рәхәт яшәгез, исән-имин булыгыз», – дип матур теләкләрен җиткергән булган. 

Гөлбстан апа бәхетле гомер кичерде. Ул оныкларын үстереште, аларның туйларын күрде, балаларын сөю бәхетен татыды.

Фото Зөфәр Хәйретдиновтан

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

3

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: кайгылы хәбәр үлем-китем