Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

“Күңел” концертында Лилия Хәмитова: «Мин дә моңа лаек»

«Күңел» радиосы 29 мартта Арча шәһәрендә «Җырлы сәяхәт» дип аталган концерт-тамаша куйды.

Арчада да, Чаллыдагы кебек, көн саен диярлек татар эстрадасы йолдызларының концертлары уза. Шуңа күрә тамашачы таләпчән. “Башта зал сынап утырды, аннары тыңлый-тыңлый ошаттылар, хәтта урыннарыннан торып бии дә башладылар. Гаҗәп тә түгел, бик яхшы состав белән бардык бит”, - дип хис-тойгылары белән уртаклашты “Күңел” радиосы җитәкчесе Лилия Мәхмүтова.

Сәхнәдә исә тамашачының яраткан артистлары: Әлфинә Әзһәмова, Рамил Миндияр, Сиринә Зәйнетдинова, Руслан Кираметдинов, Рафил Җәләлиев, Гөлдания Хәйруллина, Илдус Садыйков, Алинә Әхмәтшина, Илнар Гыйльманшин, Лилия Хәмитова, Айгөл һәм  Эльмир Зиянгировлар, Рөстәм Хәсәнов, Илназар чыгыш ясады. 

Концертны алып барган Ришат Хаҗиев алдан әзерләнгән сценарийны Лилия Гатина белән тамаша барышында үзгәртүләрен, экспромтлар күп булын әйтте.  “Мунча ташы” театрында эшләп киткән ТР атказанган артисты Рөстәм Хәсәновның юмористик номерында хәтта алып баручыларның да катнашуын сөйләде.

Ришат белән Лилия танылган җырчылар Винарис һәм Лилия Хәмитованы кавышулары уңаеннан котлады. Моңа җавап итеп җырчы: "Улымны үстердем, әнием караулы, миңа да чират җитте. Мин дә бәхетле булырга лаек. Беркайчан да кеше сүзенә карамагыз, кеше сөйләмәгез һәм үзегезне бәхеткә лаек икәнлегегезне онытмагыз”, - дип залдагыларга мөрәҗәгать итте. 

Ахырдан тамашачылар җыелышып килеп: “Мондый яхшы концерт булыр дип уйламаган идек, бик ошады”, - дип радио хезмәткәрләренә рәхмәт белдерде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев