Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Күренекле артистлар кемнәргә 1 миллион сум акча түлиләр?

«Без хәрбиләргә исән чагыбызда ярдәм итәчәкбез», – диде Лепс.

Санкт-Петербургта ачылган  халыкара икътисади форумында Россиянең халык артистлары Григорий Лепс һәм Николай Басков ВСУның коралланган көнбатыш танкларын сафтан чыгарган һәркемгә 1 млн сум түләргә әзер булуларын әйттеләр. 
Россия Оборона министрлыгы ВСУ техникасын юк итү өчен 50 меңнән 300 мең сумга кадәр түләргә вәгъдә итә.

Россия хәрбиләренә матди ярдәм күрсәтү башлангычы белән «Земляне» төркеме лидеры Владимир Киселев та чыгыш ясады. Лепс, Басков, шулай ук телевидение алып баручысы Юлия Барановская идеяне хупладылар, дип хәбәр итте «Стархит» порталы.

«Юк ителгән, яулап алынган һәр «Леопард» һәм «Абрамс» танкы өчен без Оборона министрлыгы белән берлектә бүләкләячәкбез», –  ди Киселев.

«Без хәрбиләргә исән чагыбызда ярдәм итәчәкбез», – диде Лепс.

Лепс та, Басков та Донбасска чыгышлар белән генә түгел, ә гуманитар ярдәм белән дә барганнар. Алар берничә тапкыр махсус хәрби операцияне һәм Россия җитәкчеләренең сәясәтен хуплап чыгыш ясаган иделәр.
Фото: rgnr.ru  
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес МАХСУС хәрби операция Лепс Басков