Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Ландыш һәм Равил Галиевлар: «Елый-елый сөйләштек»

Алар Үзбәкстаннан кайттылар.

Татарстанның халык артисты Равил Галиевны Үзбәкстанга, Бохара Сабантуена чакырганнар. Хатыны Ландыш та бу якларга барырыга күптәннән хыялланган. Форстаттан файдаланып, ул ире белән бергә Үзбәкстанган барган. Галиевлар әлеге сәфәрдән алган тәэсирләре белән уртаклаштылар.

– Без бер атна Үзбәкстанның Сәмәрканд, Бохара шәһәрләрендә экскурсияләрдә йөрдек. Равил минем татар икәнлегемне белсеннәр, безне каршы алучыларга да җайлы булыр дип, самолеттан төшкәндә үк башына чигүле түбәтәен киде һәм салмады. Безне кая барсак та: «Сез татарлармы?» дип каршы алдылар. Шул түбәтәй аркасында милләттәшләребезне таптык. 3 музейда булдык. Гидлар татар булып чыкты. Дөресрәге, аларның нәсел җебе Татарстанга барып тоташа. Танышуга телефоннарны алыштык. Луиза исемлесе безгә бушлай экскурсия үткәрде. Венера белән Альбина ярты бәя генә (экскурсия 70 доллар) алдылар. Луизаның әбисе татар.  Мәгъзүмә апаның әтисе Самара, әнисе Сембер ягыннан, авыр елларда ачлыктан качып бу якларга киткәннәр. Луизаның әбисе Мәгъзүма апа Үзбәктанда туган. Аңа 87 яшь. Аның белән ике сәгать кафеда сөйләшеп утырдык. Ул татарлыкка, туган телгә сусаган. Елый-елый сөйләштек, – ди Ландыш, – Үзбәкстанда туып-үссә дә ул татар телен яхшы белә. Оныкларына догалар өйрәткән. Алар килеп, безгә догаларны укып күрсәттеләр. Мәгъзүмә әби Равилне бик яратты инде, кочаклап кына утырды. «Синең эчеңә кереп утырыр идем», – ди. Туган теленең кадерен читкә баргач кына беләсең, ул хисне сүзләр белән аңлатып та булмый.

Равил кафеда утырганда Флера Сөләйманова репертуарындагы «Әнием» һәм бөтен татарлар белә торган «Күбәләк» җырын сузып җибәргән.

«Әнием белән бер яшьтә булганга үзем дә  Мәгъзүмә апаны бик яраттым. Ул Луизаларда яши, балаларга татар телен, догаларны өйрәтү өчен җаваплы икән. «Сандугачым», «Йөрәк маем», «Алтыным» кебек матур сүзләр белән генә сөйләшә. Мине кочагыннан да чыгармады.  Фаҗигале төстә яшьләй үлгән улын хәтерләттем бугай. Алар элек 6-7 татар әбисе булганнар, бергә җыелшып догалар өйрәнгәннәр. Хәзер  3әү генә калганнар. Дини йолаларны, мәрхүмнәрне үзебезчә озатуны бергәләп башкаралар икән. Кыскасы, түбәтәй белән кая гына барсак та, безнең янга татарлар килде. Аллаһы Тәгалә чит җирләрдә безгә гел ярдәм итте. Гидлар барсы да татарлар иде. Алар татарча белә, әмма сөйләшмиләр. Мәгъзүмә апалар буыны китсә, татар теленең язмышы аяныч була инде», – диде Равил. 

Бохарада Сабантуе концерт рәвешендә бинада узган. Анда якын тирә районнардан автобуслар белән татарлар килгән. Алар бу бәйрәмне ел буена зарыгып көтәләр ди. Равил Галиев башкаруындагы җырларны рәхәтләнеп тыңлаганнар, бергә фотога төшкәннәр. 

Фотолар Равил Галиевтан алынды. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

1

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: сабантуе милләт кызлары Равил Галиев