Ландыш Нигъмәтҗанованың кызы Ләйлә фильмда төшә башлаган
Татарстанның атказанган артисты Ландыш Нигъмәтҗанова үзләренең гаиләсендә булган шатлыклы вакыйганы сөйләде.
- Ләйлә "Девочка АУ" дигән фильмда төшә башлады. Әлегә фильмның тизерын гына төшерделәр, калган съемкалар соңрак башланыр дип торалар, Алла бирса. Фильм турында: Ләйлә аутист баланы уйныячак, кызның исеме Айгөл һәм бу бала югалачак. Ләкин ахыры әйбәт тәмамланачак. Фильм рус телендә, менә шулайрак, - дип яза җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев