Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Лилия Муллагалиева: «Бөтенесен сөйләп бетермим!»

Чаллының Сара Садыйкова исемендәге концертлар залында «Күңел» радиосының «Язгы кичләр» дип исемләнгән грандиоз шоу-концерты булды. Анда Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиева да чыгыш ясады.

Сәхнәне сагынган Лилия ханым! Бөтен җанын бирергә әзер булып җырлады ул. Сәхнә артында үзе белән сөйләшеп алдым. 

– Бүген җырларымны барлык музыкаль мәйданчыкларга чыгару өстендә эшлим. Олы проектым бар – «Әниемнең җылы кочагы» дип атала. Әлеге тапшыруны әзерләүгә дә күп көч сарыф ителә: төрле өлкәдә эшләүче шәхесләрне барлау, матур итеп төшерү. Ничәмә-ничә еллар эшче профессияләрдә эшләүче горурланырлык кешеләребез бар. Менә шуларны күрсәтәсе, халыкка чыгарасы иде. Шулай ук «Илһам» ансамбле белән берлектә без яңа җырлар өстендә эшлибез, репертуар булдырабыз. «Күңел» концертына килгәндә, бу радио белән күптәннән хезмәттәшлек итәбез, аларның чакыруларына теләп ризалашабыз. Тагын проектларым бар әле минем. Тик әлегә анысы сер булсын! Якын арада белерсез дип уйлыйм, – диде Лилия ханым. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев