Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Лилия Хәйруллина: “Туебыз күңелсез истәлек калдырды”

“Мин дә кәләш булган кеше. Хатын-кыз өчен туй иң бәхетле көн булырга тиеш булса да, минеке күңелсез истәлекләр калдырды,”- дип яза Лилия Хәйруллина үзенең ВК битендә.

Ул анда нишләп алай икәннен дә тәфсилләп язган. Иң якын дус кызы, өстәл артына утырту тәртибе белән килешә алмый, мәҗлес башланыр алдыннан бәйрәмнән кайтып киткән. 

- Дус кызым егете белән килде. Парлыларны без бер өстәлгә, әле ярларын тапмаганнарны, танышырга мөмкинлекләре булсын дип, икенче өстәл артына утырттык. Ә аның нигәдер икенче өстәл артында утырасы килде. Тик мин берни дә эшли алмадым, чөнки безне мәҗлескә чакырыр вакыт җиткән иде. Бу көн томанда кебек үтте. Мин кич буе телефоннан дус кызыма барын да аңлатырга тырыштым, гафу да үтендем. Тик файдасыз, -дип яза җырчы.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев