“Мин бер егерме ел инде мунчадан соң Камада коена идем. Яр буендагы чишмәгә төшкән моржларны гел күзәтә идем, мин дә шулай булдыра алыр идемме, дигән кызыксыну бар иде”,- дип искә ала Лилия Минһаҗева.
Чаллыдагы бу чишмәдә җәен дә кышын да бер үк - 6-7 градус тирәсендәге температура саклана. Коенуның сихәтен тоярга телүчеләр бирегә иртәнге 5тә үк килә икән. “Чөнки таң атканда су аеруча күп энергия бирә. Эшкә киткәнче өлгеререргә тырышабыз – салкын суга чумып алу көне буена җитәрлек көч бирә”,- ди алар. Араларында төрле һөнәр ияләре – табиблар да, юристлар да, психологлар да бар. Барысын да сәламәт яшәү рәвеше берләштерә.
Өч ел элек шушы төркемнән Алексей белән Резеда Кузнецовлар чишмә янында мунча корып куялар. 3 бала үстерүче, дини гаиләнең максаты – "Здравница" дип аталган бу урында, мөмкин кадәр күбрәк кешенең табигать – су, кояш, һава ярдәмендә сихәтләнүе. Агачлар да утырталар, физик күнегүләр өчен корыламлар да төзиләр, өмә үткәреп, территорияне дә чисталыкта тоталар.
Лилия ханымның шик-куркуларын шушы тәҗрибәле фикердәшләре тарата.“Организмың сорый икән, салкын булса да керә аласың – су үзе авыруларны юып төшерә ул”дигәч, тәвәкәлләп, чишмәдә су керә башлый. Инде 7 еллап көн саен әлеге гадәтенә тугры кала ул. Аны борчыган, хандроз, чыннан да кими, гомумән, иммунитеты ныгый. Бирегә йөрүче яше 80нән арткан апа да үз үрнәге белән аңа илһам өсти: “Рак диагнозы куеп, кайтарып җибәрделәр, югалтыр нәрсәм калмады дип, салкын суда коенып чыгарга булдым. Шуның белән терелдем”,- дип сөйләгән ул.
Тормышта шифа бирердәй юлны Аллаһы Тәгалә кешегә үзе ача – үзеннән-үзе уйлагыныңны башкару өчен җае чыга, кирәкле урын табыла, кирәкле кешеләр белән очрашасың. Минем өчен бу – су коену. Чишмәдән яшәү көче алам, ди Лилия Минһаҗева.
Нет комментариев