Шоу-бизнес

Лилия Муллагалиеваның иренә үзе кадәр балык бүләк иткәннәр

Дүрт килограмм уылдык чыккан.

Татарстанның атказанган артисты Лилия Муллагалиеваның ире Илсур – гаиләнең рухи һәм матди терәге. Аны гаиләдә генә түгел, дуслары һәм туганнары да хөрмәт итә, ярата. Илсур әфәнде уллары Данил, Ильяс, Илһамны чын ир-егетләр итеп тәрбияләү өчен бар көчен куя.

Шушы көннәрдә Илсурга Чаллыдагы дуслары сюрприз ясаган: аңа үзе кадәр җәен балыгы бүләк иткәннәр. «Балыктан 4 килограмм уылдык чыккан», – ди Лилиянең апасы Ләйсән Насретдинова.  Илсур белән Лилия бу балык белән дусларын-туганнарын сыйларга җыеналар.

Фото шәхси архивтан алынды

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


шоу бизнес Лилия Муллагалиева

Нет комментариев