Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Марат Яруллин: «Хатын-кыз белән дуэт яздыру үзе бер батырлык!»

Танылган җырчы туган көненә багышланган концертка әзерләнә.

– Мин тулаем белән туган көнемә багышланган концертларга әзерләнәм. Бу тамаша Уфа, Казан, Яр Чаллы шәһәрләрендә узачак. Бүгенге көндә яңа җырлар яздырыла, программа төзелә, иҗатташ дусларымның килүе көтелә. Дустым Данир Сабиров белән дуэт та әзерлибез әле. Көтелмәгән сюрпризлар булачак. Тик әлегә боларны сөйләмим! Бер кызыгы да калмый бит аның! Килеп карарга кирәк! Әле менә май урталарында «Миңа нишләргә» дигән җырыма клип та төшерә башлыйбыз, – дип сөйләде Марат Яруллин, үзен 29 майда туган көне белән котларга онытмавыбызны сорап. 

Мараттан Илмира Нәгыймова белән дуэтта башкарган «Соңгы бию» җырының популярлыгы нәрсәдә дип сорадым. 

– Хатын-кыз белән дуэт яздыру үзе бер батырлык димме?! (көлә) Ә җыр чынлап та популяр булды. Аның җыры дөрес сайланды һәм аны Марат Яруллин белән Илмира Нәгыймова башкаруы да җырга популярлык өстәде, – дип җавап кайтарды Марат. 
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев