Марат Яруллин шокта: «Мине тешләп алдылар!»
Популяр җырчыга нәрсә булган?
Марат Яруллин Магнитогорск шәһәрендә булып узган концерттан соң үзе белән булган көтелмәгән хәл турында сөйли.
- Фотосессия вакытында бер хатын-кыз муенымнан тешләп алды. Моңа нәрсә дә әйтергә белмим. Артык инде бу. Алга таба болай булса, мин фотосессияләргә чыкмый башлыйм, - дигән ул.
Моннан тыш хәзерге вакытта Марат хастаханә юлларын да таптый икән.
- Авырып арыдым инде. Борын һәм баш борчый. Авырту шундый көчле, җүнләп берни дә булышмый. Гайморитка күчте, ахрысы. Концертларны күчермим, бетәр дип өметләнәм. Үземә "острый синусит" дигән диагноз куйдылар, - дигән җырчы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев