Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Мартта нәрсә эшләү шарт?

Инде киләсе атнага язның беренче аена да аяк басарбыз. Бу чорда бакчада нинди эшләр башкару зарур соң. Алда сүз шул хакта булыр.

Әгәр бакчагызда кар күп икән, быел ул Аллаһка шөкер мулдан яуды, агач һәм куак төпләрен таптап торыгыз, санитар кисүләр үткәрегез.

Озакламый карлар эри башлаячак, димәк, артык су агып китсен өчен канаулар да әзерләргә кирәк булачак.
Март аенда тагын бер мөһим эшләрнең берсе – агачларны ботакларда һәм җирдә кышлаучы зарарлы бөҗәкләргә каршы эшкәртү.

Бүген аның өчен әзер рецепт та бирәбез:

700 грамм мочевинаны 10 литр салкын суда эретеп сөзегез дә, шушы состав белән бакчада үскән бар агач-куакларны һәм кардан ачылган туфракны эшкәртеп чыгыгыз. Минераль ашламаның мондый югары концентрациясе бөҗәкләрнең тиресе аша үтеп кереп, тоз алмашын бозачак һәм алардан котылырга булышачак. Ә йоклаган чорда сибү үсентеләр һичбер зыян китермәячәк.
Әгәр дә агачларыгызда лишайниклар күп икән, аларны тимер купоросының 7-10 процентлы эремәсе белән эшкәртергә киңәш ителә (100 грамм суга 1 чәй кашыгы). Кәүсәләрне пумала белән дә, сиптереп тә эшкәртергә була. Өч көн үтүгә, лишайниклар агачтан үзләре коелыр төшәчәк.

Игътибар: Бу эшкәртү чараларын агачларда сут йөреше башланганга кадәр үткәрергәкирәк. Юкса, сут агышы башланса, бөреләрне яндырып харап итүегез бар. Хәтта агачның коруы ихтимал.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: бакчачы