Шоу-бизнес

Машина сатканда кемнәргә салым түләмәскә ярый?

Машина саткан очракта салым түлисе була. Юкса штраф салулары ихтимал. Тик машина белән сату-алу вакытында салым түләнми торган очраклар бар. «Әгәр хуҗа машинасын якын туганына — әнисенә, әтисенә, иренә, хатынына, балаларына, бабасына, әбисенә, оныкларына, энеләренә һәм сеңелләренә, абыйларына һәм апаларына бүләк итсә, салым түләү вазифасы барлыкка килми.

Бу мирас калдыруга да кагыла. Ләкин әлеге факт документлар — васыятьнамә яки бүләк итү килешүе белән расланган булырга тиеш», — ди белгечләр.
Машинаны сатып алгач өч ел узганнан соң, аны салым түләмичә сатып була инде. Кагыйдә буларак, машинага хуҗа булу срогы сатып алу килешүе төзегән датадан башлана. 

Фото: https://pixabay.com/

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


бу кызык

Нет комментариев