Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Май аена халык сынамышлары

Айның башы җылы, матур килсә, икенче яртысы салкын булыр.

4 майда шомырт чәчәк атса, җәй җылы килер.
Май аенда яңгырлар күп яуса, сентябрь коры килер. 
Шомырт чәчәк атканда һәрвакыт салкыннар көтелә. 
Май салкын килсә, икмәккә бай ел булыр. 
Беренче торналар күренгәч, борчак чәчәргә вакыт. 
Торналар бик еш күренсә – корылыкка. 
Май аенда коңгызлар күп булса, шулай ук корылык көтелә. 
Майның егерме берендә яңгыр яуса, көз яңгырлы булыр.
Айның соңгы көннәрендә, гадәттә, җиде елга бер тапкыр салкыннар күзәтелә.
Май суык булса – икмәк уңа. 
Яңгырлар еш явып, томан еш төшсә – уңышлы елга.
Май яңгырлы булса, июнь коры килә.
Майда боз яуса, җәен дә явачак. 
Яз көне агачлар бөреләрен астан яра башласалар, яз тиз килә. 
Яз көне елгада боз тиз китсә, ашлык уңар.
Каен суы күп акса, җәй яңгырлы булыр. 
Апрель азакларында җылы яңгырлар яуса, игеннәр булыр. 
Апрель артык җылы булып килсә, май салкын, җилле булыр. 
Тузганакның иртә язда чәчәк атуы – җәй кыска, ә соң чәчәк атуы – җәй коры булуга. 
Шомырт чәчәк атса – бәрәңге утырт.
Шомырт чәчәге күп булса, яңгырлы җәй килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев