Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Миллионер блогер Аяз Шабутдиновны полиция тоткарлады

Танылган блогерны нәрсәдә гаеплиләр?

Социаль челтәрләрдә 2 миллионга язылучысы булган блогер, татар егете Аяз Шабутдиновны Мәскәүдә кулга алдылар. Аның Европа буйлап сәяхәттән кайткан чагы гына булган.

Блогер мошенниклыкта, кеше алдап акча үзләштерүдә шикләнелә. Исегезгә төшерәбез, ул шәхси аккаунтларында җиңел акча эшләү буенча видеокурслар тәгъдим итә. Халыкны ышандыру өчен сәяхәтләрен, кыйммәтле машиналарда йөрүләрен һәрдаим күрсәтеп тора иде. 

– Мин сәяхәт итәргә бик яратам. Монда мине беркем белми. Нәрсә телим – шуны эшлим. Танып белүче юк, – дип уртаклашкан булган блогер үзенең сторисларында. 

32 яшьлек Аяз Шабутдинов тумышы белән Пермь краеның Куеды посёлогыннан. 

Фото: Аяз Шабутдиновның социаль челтәрләреннән. 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев