Миңнехановларның уллары туды
Бу хакта җырчы Гүзәлем хәбәр итте.
Җырчылар Салават Миңнеханов белән Гүзәлем гаиләсендә сөенечле вакыйга.
Аларның уллары туды. Бу хәбәрне Гүзәлем җиткерде.
"3955 грамм авылыктагы баһадир Ибраһим улыбыз туды", - диде ул.
Шулай итеп, 5 яшьлек Мәдинә бүген энекәшле булды.
Миңнехановларга балаларын тигезлектә сәламәт һәм иманлы итеп үстерергә насыйп булсын.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев