Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Мобилизацияләнгән Артур Хәсәнов Филүс Каһиров концертында чыгыш ясады

Егет «Киек каз юллары» җырын башкарып, интернет йолдызына әйләнде.

Татарстанның атказанган артисты Филүс Каһировның «Пирамида» залында үткән концертында Артур Хәсәнов та чыгыш ясады. Мобилизацияләнгән әлеге егетне бүгенге көндә белмәгән кеше сирәктер. Ул хәрби построение алдында Каһировның "Киек каз юллары" җырын башкарып, интернет йолдызына әйләнде. Социаль челтәрләрдәге видеосын караучылар саны йөз меңнән артып китте.

Шушы вакыйгадан соң, Филүс егеткә бергә дуэт җырларга тәкъдим итте. Тик ул чакта Артур Казанда өйрәнүләр үтә иде. Шул сәбәпле җырчының Башкортостанда үткән концертларына килә алмады. 

"Артур миңа хәбәргә чыгып, Казандагы концертта җыр җырлыйм әле, дигәч бик сөендем. Бу минем туган көнгә дә, барлык Казан тамашачысы өчен дә зур бүләк булды", - диде Филүс Каһиров. 

Мәгълүм булганча, егет 15 ноябрьгә кадәр Казанда булачак, аннары хәрби операциягә юл тотачак. Аның исән-имин әйләнеп кайтып, кабат зур сәхнәләрдә чыгыш ясавын телибез!


 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес