Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

16+
Шоу-бизнес

Мошеннниклар кешеләргә татар җырчылары концертларын оештыручы булып яза башлаганнар

Бу хакта Римма Никитина хәбәр итте.

Җырчы Римма Никита  язылучыларын сак һәм уяу булырга чакырды, чөнки мошенниклар аның иҗаты белән кызыксынучыларга чыгышларны оештыручылар буларак яза башлаганнар. Бу хәл «ВКонтакте» социаль челтәрендә булган. 
– Бүген миңа килгән хәбәрдән шок хәлендә калдым, дөресрәге, нык курыктым. Дмитрий исемле кеше мине 400 мең сумга ниндидер банкетка саткан, әле тагын юл  һәм тукталу урыны өчен 100 мең сум сораган. Шулай итеп, 7 февральдә Самара шәһәрендә чыгыш ясау өчен минем исемнән 500 мең сум сораганнар...Зинһар, мондый алдауларга ышанмагыз. Заказларны һәрвакыт үзем кабул итәм. Социаль челтәрләрдә турыдан-туры миңа языгыз, телефон номерымны үзем бирәм, заказларны да үзем кабул итәм. Кайвакыт концерт директорым Руслан булыша. Шуңа күрә уяу булыгыз, кемнәргәдер аванс җибәрә күрмәгез, – дип кисәтте ул.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: шоу бизнес Мошеннниклар Римма никитина