Шәһри Чаллы

Яр Чаллы шәһәре

18+
2024 - Гаилә елы
Шоу-бизнес

Мәзәк әйтәм!

Мәзәк сөйлим, кем тыңлый? Бер утырып, күңелләрегезне күтәреп алыгыз әле.

Театр гардеробында. Хатыны иренә ысылдый:
– Кием алып биргән өчен генә ул хатынга 100 сум акча бирәләр димени? Бигрәк ыштансыз инде син!
– Тавышланма, карчык. Кара, нинди яхшы тун алып бирде бит ул сиңа!
***
– Сәлимә, кияүгә чыгуы куркыныч түгелме?
– Беренче тапкыр куркыныч. Аннары көн саен да чыгарга була!
– Вәли, ә сиңа өйләнүе куркынычмы?
– Беренче тапкыры – юк. Аннары ай-яй куркыныч!!!
***
Хатын - иренә:
– Кайда йөрдең төн буе?
– Балыкта.
– Берәр нәрсә эләктердеңме соң?
Ир сискәнеп китә:
– Юк бугай... Юк дип уйлыйм.
***
Укытучы – ир-атка:
– Сез алай-болай Вәлинең әтисе түгелме?
– Вәлинең әтисе идем... Әмма алай-болай икәнен беренче ишетүем. Сезгә нәрсә билгеле? Сөйләгез әле.
***
Күрәзәче:
– 50 яшегезгә кадәр акча җитмәячәк, хатыныгыз каныгызны эчәчәк, балаларыгыз сүзегезне тыңламаячак.
– Ә аннары?
– Аннары ияләнеп китәрсез.
***
– Хәлләр ничек?
– Әйбәт. Миңа начар булса, ашыгыч ярдәм алып китә.
– Яхшы булса?
– Полиция.
***
Ике хатын-кыз сөйләшә.
– Берьюлы ике егет белән очрашам, кайсын сайларга белмим...
– Ә йөрәгең ни ди соң?
– Ирең белсә, бәреп үтерәчәк, ди.
***

Фото: https://pixabay.com/ru/

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев