Чаллы яңалыклары

"Шәһри Чаллы" газетасы

16+
Шоу-бизнес

Популяр җырчы Ильмира Нәгыймова яңа җыр яздырды

Ул аны махсус операциядә һәлак булган бертуган энесенә багышлаган.

Җырчы үзенең социаль челтәрләрендә бу җырны яздырганда авыр хисләргә бирелүе турында әйтте.
«Дуслар, әле дә тынычлана алмыйм, бөтен елыйсыларымны елап бетердем. Бу җырны ничек җырлармын икән… Җырлый алмам, ахры, чыгарырмын гына… Апам турында җыр яздыргач та җырлый алмадым. Энекәшем турындагы җырым махсус операциядә һәлак булган барлык егетләргә багышлана», – ди ул.
Ильмира Нәгыймова күпбалалы гаиләдә үскән. Аның 4 туганы бар иде. Кызганыч, өч туганы вакытсыз арабыздан китте: апасы 25 яшендә фаҗигале төстә, абыйсы 34 яшендә ковидтан вафат булды. 25 яшьлек энесе махсус хәрби операциядә һәлак булды. Җырчы сеңлесе Гөлназ белән икәү генә калды. Гөлназ күптән түгел кияүгә чыкты.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Тагы да кызыклырак яңалыклар, фото һәм видеолар «Шәһри Чаллы»ның MAX каналында (язылыгыз). 


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Теги: Руслан Кираметдинов Ильмира НАГИМОВА