Популяр җырчы Иркә нәрсәдән курка?
Махсус хәрби операциядәге иренең хәле турында да әйтте.
Татарстанның атказанган артисты Иркә социаль челтәрдә язылучыларының сорауларына җавап бирде.
Без аның һәм ире Артурның нидән курыкканын белдек.
– Гәрчә йөри белсәм дә, мотициклда йөрергә куркам, – диде ул. – Ә Артур мөселман кешеләренә хас булганча Аллаһы Тәгаләдән генә курка.
Җырчы шулай ук махсус хәрби операциядәге ире Артур белән соңгы вакытта сирәк сөйләшүен әйтте. Соңгы тапкыр бер танышы шалтыратты: «Артур исән-сау. Борчылмаска кушты», – диде.
Ул шулай ук иренең ябыгуын дә әйтте. «Иң мөһиме: дөньялар тынычлансын. Барлыкир-егетләр дә туган якларбызга исән-сау әйләнеп кайтсыннар», – диде ул.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев