Популяр җырчы Лэйнаның яңа клибы чыкты
677
0
Аны Яшел Үзән районы Ачасыр авылында һәм Иннополис шәһәрендә төшергәннәр.
Яшьләр арасында популярлык казанган җырчы Лэйнаның «Колхозчы түгел» дип исемләнгән яңа видеоклибы чыкты. Роликның сюжеты болайрак: кыз авыл урамыннан влеосипедта бара, бер мизгелдә Иннополистагы телепортка юлыга. Аннары замана әбиләре, оча торган КАМАЗлар, робот-көтүчеләр һәм башкалар килеп чыга. Җырчы клибын Яшел Үзән районы Ачасыр авылында һәм Иннополис шәһәрендә төшергән. Ахырда ул 9 октябрьдә Чаллыда һәм 23 сентябрьдә Казанда узачак концертлары турында искә төшерә. Аның концертлары да «Колхозчы түгел» дип атала. Анда махсус кунак булып Татарстанның халык артисты Айдар Галимов һәм автор-башкаручы Гүзәлия чыгыш ясый. Концерт бик шәп булачак диләр оештыручылар.
Фото шәхси архивтан алынды
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Оставляйте реакции
Мы работаем над улучшением нашего сервиса
Расскажите друзьям
- ВКонтакте
- РћРТвЂВВВВВВВВнокласснРСвЂВВВВВВВВРєРСвЂВВВВВВВВ
- Telegram
Нет комментариев